МАРИНИСТ и. ит. 1) Диңгез күренешләрен рәсемгә төшерүче рәссам. Иң атаклы маринист Айвазовскийның әсәрләре

2) Диңгез һәм диңгезчелек турындагы әдәби әсәрләр авторы. Яшь чагында пиратлык белән шөгыльләнеп, акыл утыртканнан соң күренекле галим һәм әдип (маринист) булып киткән Дампирның «Җир шары әйләнәсенә яңа сәяхәт» исемле китабы да искиткеч бай мәгълүматлы. М.Юныс. Экзотик лексиканың матур үрнәкләрен без бөтен Җир шарын гизеп йөргән маринист язучы Миргазиян Юнысның күпсанлы язмаларында очратабыз. Ф.Сафиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә