МАРИНАДЛА’У ф. Җимеш, яшелчә, балык кебек нәрсәләрне маринад салып әзерләү. Җикәнбашның тамырчаларын һәм яшь ботакларын маринадлыйлар, ә тамырчаларын пешереп тә ашыйлар. Урман аптекасы. Тузганакның чәчәк бөреләрен маринадлыйлар һәм алар белән солянкага һәм винегретка сала торган тәмләткечләрне алыштыралар. Робинзон эзләреннән. Кәбестәне азык итеп күп төрләрдә файдаланалар: аны чиләй, пешереп, тозлап (әчетеп) һәм маринадлап кулланырга була. Яшелчәчелек |