МАРИНАД и. фр. 1) Серкә, тәмләткечләр һ.б.ш.дан торган сыек соус. [Хатыннарның] Прилавка эчендәгесе [балыкны] томалап пешерүне һәм кишердән маринад ясап, шуның белән ашауны мактый. М.Юныс 2) Шундый соус салып яшелчә, гөмбә, балык кебекләрдән әзерләнгән ашамлык. Дарчин – кулинариядә, маринадлар әзерләгәндә, кондитер, ликер-аракы сәнәгатендә хуш исле тәмләткеч буларак кулланыла торган мәңгеяшел тропик дарчин агачларының киптерелгән кайрысы. Товар турында мәгълүмат укыйбыз |