МАРИ и. Угро-фин халыкларының Идел буе группасыннан Мари Республикасында яшәүче төп халыкның атамасы (элекке атамасы: чирмеш) һәм шул халыкның бер кешесе. Бу вакытта Федосеев түгәрәкләре зурая барды. Түгәрәкчеләр инде татар, мари яши торган төбәкләргә дә барып чыккаладылар. Г.Әпсәләмов. Атлашкино тирәсендә яшәүче бер мари. Балыкчы ул, Иделдә очрашабыз. М.Насыйбуллин. [Корылтай] эшендә --- Урта Идел төбәгендә яшәүче мөселман булмаган башка халыклардан – мари, удмурт, чуваш, мордвалардан – барысы 150 делегат катнаша. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә