МАРҖА и. сөйл. 1) Мария исемен татарча гадиләштереп әйтүдән алынган, соңрак гомумән сөйләмдә рус хатын-кызларын атау өчен кулланыла башлаган сүз. Станцияләреннән үткәндә, сөт сатучы марҗалар миңа көлеп калдылар. Г.Исхакый. Марҗа апайның туны күзнең явын алып тора. Шунысын белергә иде: күпмерәк каермак була икән? А.Хәсәнов. Мәгәр шәп әби булып чыкты бу карт марҗа. С.Поварисов 2) гади с. Хатын-кызны сүгеп, кимсетеп атау яки эндәшү сүзе. Чык, хәерче марҗа, өемнән, күземә күренмә! Г.Камал. – Күрсәтермен әле мин күрмәгәннәрегезне, сатлык марҗалар! – дип, өстенә бара башлады. Җ.Фәйзи. Гадәтсез марҗа! Кашын-күзен җимереп кычкырудан бүтәнне белмәс шул! М.Маликова |