МАРЕ’НА и. рус бот. Мареначалар семьялыгыннан, кайбер төрләре тамырыннан буяу алу һәм дәвалау өчен файдаланыла торган күпьеллык куак яки үлән үсемлекләр ыруы. Марена тамырчаларын август башыннан алып (җимешләре өлгергәндә) кыраулар төшкәнче һәм яз көне марттан башлап апрель урталарына кадәр хәзерлиләр. Урман аптекасы. --- кызыл буяуны (крапп) Персиядә үсә торган марена исемле үсемлекнең тамырыннан алганнар. Робинзон эзләреннән. --- буяу маренасы (марена красильная) тамырларында табылган кыйммәтле табигый буяу – ализаринны (антрахинон чыгыш матдәне) атарга була. Агулы үсемлекләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә