МАРГАРИ’ТКА и. рус бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан Европа һәм Кече Азиядә үсә торган күпьеллык, культуралы сортлары башлыча икееллык, вак алсу, ак, кызыл чәчәк ата торган үлән үсемлек; мәрвәрит чәчәге. [Газондагы] назлы бегония һәм маргариткалар Заһидны сәламләп каршыладылар. А.Расих |