МАРГАРИН и. гр. Туң май, үсемлек мае, сөт, тоз, шикәр, хуш ис бирә торган матдәләр һ.б.ш.лардан әзерләнгән ашамлык май. Кичке чәйгә һәрберебез алдына өстенә маргарин ягылган берәр (!) телем ипи куела. К.Тимбикова. Әллә кайчаннан бирле инде алар өендә атланмайның булганы юк. Маргарины гына керсә дә – зур сөенеч. М.Маликова. Көнбагыш мае азык итеп кулланыла; маргарин, лак әзерләү һәм сабын кайнату өчен файдаланыла, аның орлыгыннан хәлвә ясыйлар. Биология |