МАРГАНЦО’ВКА и. рус сөйл. Медицинада зарарсызландыру өчен кулланыла торган марганец сульфаты кристалларының яки эремәсенең сөйләмдәге атамасы. Дистиллятор – зур колба, астына спиртовка куеп, шуның эчендә су кайнатасың. Тизрәк кайнасын өчен, аңа калий перманганаты, ягъни марганцовка да өстиләр. М.Маликова. [Розаны] Утыртканчы ком сибәләр һәм туфракны марганцовка эремәсе белән яхшылап эшкәртәләр. Юлдаш. Куыкларны сытарга, пешкән урынга үсемлек майлары, яндырып ала торган матдәләр (марганцовка, спирт, йод) сөртергә ярамый, чөнки алар пешүне, авыртуны көчәйтәләр, җәрәхәтнең төзәлүен акрынайталар. Биология |