МА’РГАНЕЦ и. нем. хим. Периодик системаның VII группасына караган химик элемент, әкрен эри, металлургиядә эретмәләр составында кулланыла торган уалучан көмешсыман ак металл. «Чолман» Поти белән Мариуполь арасында күмер һәм марганец мәгъдәне ташучы штрафниклар пароходы иде. М.Юныс. Аңа [кешегә] аз гына булса да иод, марганец, кобальт һәм башка бик күп элементлар кирәк. Химиянең киләчәге. [Күк җиләк] җиләкләрендә --- лимон кислотасы, алма һәм кузгалак кислоталары, пектин, дуплау һәм буяучы матдәләр, тимер, бакыр, марганец һәм кобальт бар. Урман аптекасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә