МАРАФОНЧЫ и. спорт 1) 42 км 195 м ераклыкка йөгерүдә махсуслашкан ярышчы. 42 километр 195 метр араны үтү өчен, никадәр ихтыяр көче, түземлелек кирәк икәнен марафончылар яхшы белә. А.Гафиятов 2) Гомумән, ерак дистанциягә йөгерә яки йөзә торган спортчы. Исрафил моннан егерме еллар элек йөгерә башлаган иде. Элегрәк кыска араларга гына йөгерде, соңыннан һаман саен тыны ачыла баргач, марафончылар сафына басты. Ф.Яруллин |