МАРАФОН и. гр. спорт 1) 42 км 195 м ераклыкка йөгерү ярышы, җиңел атлетика ярышларының бер төре. Хәзер инде берәү дә хатын-кызның стайер булуына гаҗәпләнми. Алар бүген хәтта марафонга барып җитте. Сөембикә

2) Гомумән, бик озакка сузылган берәр чара, кампания, гадәттә шоу, спорт, күңел ачу һ.б.ш. чарасы. Моңарчы да күпме күпер кичтең, Тик аерма бүген бары шунда: Сират күпере – инде соңгы күпер Тарих дигән озын марафонда. Н.Акмал. Сайлау алды марафоны



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә