МАРАЛ и. төрки зоол. Боланнар семьялыгыннан затлы боланның географик расасы булган, Алтайда һәм Тянь-Шаньда яши, мөгезеннән дару алу өчен питомникларда махсус үрчетелә торган партояклы хайван. --- тау елгаларында балык тоту, ак башлы, текә кыялы олы тауларның тирән тарлавыкларында, калын урманнарында тау тәкәләре, архарлар, мараллар аулау, чын мәгънәсендәге саф табигать кочагында иркен-имин хозур итүләр бәхете миңа мул эләкте... М.Госманов. Атларның берсенең сыртына Себер боланы – марал аркылы салынган. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә