МАРАЗМ и. гр. 1) мед. Баш мие кабыгы атрофиясе нәтиҗәсендә кешенең психик эшчәнлеге бөтенләй диярлек тукталу, әкренләп организмның барлык яшәү процесслары сүнү күренеше. Яза алмавыма, хәтерем начарлыгына бик пошынган идем, әллә соң склероз башландымы, картлык маразмы килдеме, дип борчылдым. Т.Миңнуллин

2) күч. Әхлакый, рухи, иҗтимагый яки идеологик яктан деградация, артка китеш; таркалыш, җимерелү күренеше. Әгәр сез эшли-эшли хәлдән таеп егыласыз икән һәм, миегезнең бер җыерчыгын да җигә алмыйча, башыгыз авыртканчы телевизор каршында утырасыз икән, бу инде ял түгел, бәлки хайвани омтылу һәм маразм. В.Леви



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә