МАҢКАЛАНУ ф. 1) Җебеп яки куерып, консистенциясе белән маңкага охшаш хәлгә килү

2) Маңкага яки шуңа охшаш нәрсәгә буялу. Ни күрим, мөгезле һәм олы колаклы, кызыл күзле, хәшәрәт рәвештә маңкаланган кара йонлач тәнле, әле яңа гына, юлда Гарәфи сөйләгән шайтан миңа таба килеп маташа иде. Ф.Яхин

Маңкалана башлау Маңкалануга табан үзгәрү

Маңкаланып бетү Тулысынча маңкалану

Маңкаланып тору Маңкага охшаш булып күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә