МАҢКА и. 1) Борынның эчке лайлалы тышчасын саклый торган, салкын, көчле ис кебек тышкы ярсыткычларга реакция буларак борыннан бүленеп чыга башлый торган сыекча. Минем кебек булмаса, минем кебек булырга тырышсын. Була алмаса, яратам дип, маңкасын агызып йөрмәсен. Т.Миңнуллин

2) күч. гади с. Гадәттә үзеннән яшьрәк, тәҗрибәсез, уңмаган кешегә аны кимсетеп, мыскыллап әйтелә. Әрсез алабай, минем кисеп ташлаган тырнагыма тормаслык маңка, мине мыскыллап сөйләшсен, имеш! Г.Ахунов. Шигърият дөньясында Ул – олы бер хан хәзер. Аның янында без, Рафис, Малай-шалай, маңка бер! Г.Гыйльманов. Әйттем мин сиңа! Шул маңканы да шпионлыкка өйрәтеп куйганнар инде. М.Маликова

3) к. маңка авыруы. Башны балта бозар, Елкыны маңка бозар. Мәкаль

Маңка борын к. маңка малай. Маңка малай гади с. Үзеннән яшьрәк кешегә, ешрак бала-чагага, аның белән санлашмауны, түбәнсетүне, кимсетүне белдереп әйтелә торган сүз. Алтын чылбыр булып сузылган шушы рухи җеп, телен оныткан бер маңка малайга килеп җиткәч, өзелә дә куя. Ш.Галиев. Сабыем шуңа рәнҗегәндер: Ниндидер бер маңка малай анда, Үзен өстен күрсәтмәкче булып: «Әй, кәләпүш... татар...» – дигән аңа. Ә.Рәшит. Фәниснең зәңгәр күзләреннән яшьләр тамганын күргәч, Фәнисә тагын да ярсып: – Армиядан кайткан егет булсаң да, маңка малайлар кебек елап торасың. Кит, күземә күренәсе булма! – дип кычкырды. Р.Ахунова. Маңка сарык гади с. Кеше белән санлашмыйча, аның дәрәҗәсен төшереп, кимсетеп, мыскыллап әйтелә торган гыйбарә. Йоклаган урыннары ханнарныкы кебек, ашаган ризыкларын сөйләп, мактап бетерермен димә, ә алар, маңка сарыклар... «Кайчан моннан китәбез?!» имеш... А.Гыйләҗев. Маңкасы кипмәгән гади с. Тәҗрибәсез, дөнья күрмәгән, яшь. --- тол хатынның тормышы да бал түгел – һәркайсы кыерсытырга гына тора: маңкасы кипмәгән малайлар да, итәк-чабуын җыя белмәгән көнчел хатыннар да яннарыннан узганда тешләп калырга тырыша. З.Кадыйрова. Маңка танау к. маңка малай. Маңка тәре гади с. к. маңка сарык. Мыскыл итә бит, маңка тәре! Заһит абзасының алырлыгы бармы икән, дип икеләнә, имеш. Җ.Юныс. – Әйдә, алдыңа кара, маңка тәре, түбәңә кундырганчы! – ди бу миңа. Аманулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә