МАҢГАЙГА’-МАҢГАЙ рәв. Кара-каршы килеп, каршысыннан туп-туры килеп. Монда менә чып-чын дөнья белән маңгайга-маңгай килеп бәрелдем мин. Аермасы шактый икән ич! К.Тимбикова. Манёвр паровозлары вагоннарны төн ката арлы-бирле сөйри, --- буферлар маңгайга-маңгай килеп, очкын һәм тәмуг авазлары тараталар. А.Гыйләҗев. Идәнгә чәчелгән кәгазьләрне җыярга иелгәндә, тагын бер мәртәбә маңгайга-маңгай чәкәштеләр... Г.Гыйльманов ◊ Маңгайга-маңгай бәрелештерү Бер-берсенә каршы төшәргә мәҗбүр итү, капма-каршы кую, берсен икенчесенә каршы котырту. --- никадәр неформаль берләшмә яралды, кайчагында программаларында революцион орлыклар да күрәм, аларның иң яхшыларын үземә җыя барам, алга таба исә иң амбициоз идеологларны маңгайга-маңгай бәрелештерәчәкмен ---. Р.Мирхәйдәров. Маңгайга-маңгай бәрелешү Ачыктан-ачык бәрелешү, бик каты бәхәскә керү, кара-каршы сугышу яки көрәшү, талашу. Бу сугышта бик күп язмышлар бергә үрелде, Вахит Хазиахметович. Маңгайга-маңгай бәрелешкән кешеләр дә байтак. С.Лашманчы. Бәлки, безгә тегеләр белән маңгайга-маңгай бәрелешергә туры килер. Р.Мирхәйдәров |