МАҢГАЙ и. 1) Йөзнең күздән югарыгы өлеше. Еллар эзе кайда димсең? Алары – маңгаемда... Р.Фәйзуллин. Маңгаендагы, борын тирәсендәге сырлар, күз төпләрендә салына башлаган көрәнсу капчыклар – бөтенесе аның вакытыннан алда картайганын күрсәтеп тора. З.Фәйзуллин. Ул маңгаена төшкән чал чәчләрен сыпырып куйды, графиннан агызып су эчте һәм арыган, хәлсез тавыш белән чыгышын дәвам итте... Ф.Садриев // Хайваннар башының алгы, күздән югары өлеше. Менә тагын Микәй белән маңгайны маңгайга терәп шаярышып, сөзешле уйнап торганда, ул килеп кысылды. Р.Мөхәммәдиев 2) Баш киеменең алгы өлгесе, башның өске алгы өлешенә туры килә торган детале. Доктор баш очымдагы браны яндырып, маңгаена беркетелгән түгәрәк көзгенең утын күз алмама төшереп, нәрсәдер тикшерә башлады. М.Юныс 3) Калкулыкның, тауның алгы, чыгыбрак торган, иң биек, текә урыны, кашы. Озакламый җилнең канаты салынды, көн суытты, кояш Кашка тау маңгаен каплаган куе нарат урманының эзмәнкәле очын сыпырып үтте ---. А.Гыйләҗев. Тау маңгаенда – гомеремнең иң биек ноктасыннан әз генә түбәндәрәк басып торам. Ә.Гаффар. Маңгае гарип куаклар белән капланган гаҗәп текә яр өстенә менеп җиткәч, олы урам шавына күнеккән колаклар гадәттән тыш тынлыкка ияләшә алмыйча торды. М.Галиев 4) Транспорт чараларының өске алгы өлеше. Маңгай утларын ялтыратып әледән-әле үтеп киткән поездлардан бу як – Әнисә абыстайның җәй-көз каз көтә торган иркен биләмәләре бөтенләй күренми. А.Гыйләҗев. Чылбырыннан ике яклап кар сиптереп килгән чуар машинаның нәкъ «маңгае»на эләкте. Ш.Рәкыйпов. --- маңгае 200 миллиметр калынлыктагы бу танкны бәреп ватар өчен, бездә яңа гаубицалар, үзйөрешле орудиеләр эшләнә башлый. Р.Низамиев 5) Гаскәрнең сугышчан тәртибендә ике флангның уртасында һәм алардан алдарак торган позиция; шушы позицияне алып торган хәрби подразделение. Келәү беткәч, аның янына маңгай чирүе башлыгы Илбакты килеп йөгенде. Р.Зәйдулла ◊ Маңгаена тай типмәгән Мондый зур ялгышлык эшләве мөмкин түгел, аек акыллы. Сабирның кем икәнлеген үтәдән-үтә күрмәсәм, мондый эшне тапшыраммыни мин. Маңгаема тай типмәгән минем. М.Әмир. Маңгаена язулы булмый к. маңгаена язылмаган. Эчке дошманнарның: «Бу – дошман», – дип, Булмый маңгаена язулы. М.Гафури. Маңгаена язылган Язмышы алдан билгеле. Маңгаена язылганны җую мөмкинме? Г.Ибраһимов. Маңгаена язылмаган Беренче карашка ук күренеп тормый, тышкы кыяфәтеннән кем булганы билгеле түгел. Ә кешенең саф намуслымы, астыртын дошманмы икәнлеге маңгаена язылмаган, белә алмыйсың. Г.Тавлин. Маңгай астыннан карау 1) Күз кырые белән генә, сиздермәскә тырышып, уңайсызланып кына карау. Ул килеп утыргач, маңгай астыннан гына аңар тагы да күз йөртеп алдым. Кызкай сокланырлык иде. Л-Х.Таналин; 2) Башны аска иеп, ачу белән, усал итеп карау; каш астыннан карау. Сөзәргә җыенган үгез кебек маңгай астыннан гына карап, сүзләрен теш арасыннан кысып, сайлап кына чыгарып әйтә салды: «Мәдинә янына үзең барасың. Үзең сөйләшәсең. Менә шул!..» М.Хәсәнов. Һәдия аңа маңгай астыннан сөзеп кенә карады да арба читенә килеп утырды. М.Галиев. Маңгай аша күзәтү к. маңгай астыннан карау. Малайлар шыпырт кына көлешеп һәм качынып кына маңгай аша Габдулланы күзәтә башладылар. Ә.Фәйзи. Маңгай белән таш (стена) вату Булмаячагы алдан ук билгеле булган эшкә керешү. Маңгаем белән таш стенаны ватармын, ә Вәсимәне кешегә бирмәм. Ф.Хөсни. Маңгай белән таш тишү к. маңгай белән таш (стена) вату. Маңгай белән таш яру к. маңгай белән таш (стена) вату. Маңгайга бәреп әйтү к. маңгайга бәрү. Юкка түгелдер: маңгайга бәреп әйтелгән агит сүзләр челтәре аша булса да, аның әсәрләрендә революциядән соңгы авыл кешесенең реалистик образлары шактый ачык күренә иде. М.Әмир. Рәсәй, гомумән, гомер-гомергә, Ельцин кебек дорфарак, сүзен маңгайга бәреп әйтүчән каты куллы патшаларны яраткан. Р.Зәйдулла. Маңгайга бәрү 1) к. йөзгә бәрү. Ркаил Зәйдулла – заман һәм җәмгыять, милләт һәм кешеләр турында усал итеп, әрнеп, ләкин аңларга тырышып түгел, ачыктан-ачык гаепләп, «маңгайга бәреп» сөйләшүче шагыйрь. Д.Заһидуллина. Төсләр артык ачык, күзне ерта. Автор кешеләрне маңгайларына бәреп шаккатырырга тырышкан. М.Маликова; 2) Алгы ягыннан, туп-туры каршысыннан, фронтыннан һөҗүм итү. Маңгайга бәреп рәт чыкмаслыгына инанган фашистлар, тукталып, барлык төр кораллардан атарга керештеләр. Ш.Рәкыйпов. Маңгайга язу 1) Алдан билгеләү. Маңгаеңа язып куйган хак язмышың Җуеп кына алып булмый кул белән... Җыр; 2) Аңларлык, акылына сеңдерерлек, истә калдырырлык итеп әйтү, сөйләү, аңлату; ныклап кисәтү. Минем маңгайга язып җибәрделәр. Без Вәли этне беләбез. Андый ерткычларга якты кояш астында көн булмасын, дип әйтергә куштылар. Г.Ибраһимов. Маңгайга язылу 1) Алдан билгеләнгән булу. Маңгаена, бәлки, шулай язылгандыр, ләкин моңа ризалашмаячак аның таш маңгае. С.Поварисов. Нәкъ мәктәптәге кебек, студентларның киләчәктә кем буласы «маңгаена язылып куелган» иде шул. М.Әхмәтҗанов. Шулай инде, маңгаеңа язылган булса, син күрәсен бүтәннәр күрмәс, дигән борынгылар. Р.Зәйдулла; 2) Бик ачык күренеп тору, беренче карашка ук билгеле булу, җиңел аңлашылу. Сүзләр русча әйтелде, тик авылда үскән егетнең татар икәнлеге маңгаена язылган гына түгел, теленә мәңге бетмәслек итеп уелган иде. М.Маликова. – Минем маңгайга нәрсәләр язылган соң? – дип төпченде Хәбир. – Намуслы кеше булуың. Н.Акмал. Маңгайдан бәрү к. маңгайга бәрү (2 мәгъ.). Шулчак ракета кабынды, алдан киткән батальоннар «дошман»ның тылына төшкәннәр иде, ә Рифкатьләр батальоны «маңгайдан» китереп бәрде. Р.Вәлиев. Маңгай ору иск. Түбәнчелек белән баш иеп, тирән ихтирам белдерү, олылау. Барысы да Камышлы мәчет мулласына садака бирергә, кулын үбеп, маңгай орырга, догасын алырга ашыкты. Г.Минский. Маңгай тире Хәләл хезмәт, тырышлык. Маңгай тирең сибеп эшләсәң дә, Һич тә ярап булмый ятларга. Җыр. Маңгай тире агызу к. маңгай тире түгү. Маңгай тире агызып эшләгән халыкның күңелен күтәрәсе, «алтын куллар»ның дәртен, куәтен арттырасы бар аның, шуңа ашыга ул ---. Э.Касыймов. Маңгай тире сеңү к. маңгай тире таму. Алпавыт малы синең малың түгел, ә халыкныкы! Аңар безнең ата-бабаларыбызның маңгай тире сеңгән. И.Гази. Маңгай тире таму Бик күп тырышлык һәм хезмәт куелу, көч сарыф ителү. Маңгай тире түгү Бик күп тырышлык кую, зур физик көч түгү. Колхозчыларның көн дими, төн дими маңгай тирләрен түгеп тапкан хәләл акчаларын урлагансыз. Моның өчен судка бирү генә дә аз... М.Хәсәнов. Хәләл мал, әни! Эшләп, маңгай тиремне түгеп алдым! К.Кәримов. Маңгай тире чыгару к. маңгай тире түгү. Ипекәй дигәнең безнең өйгә үз аягы белән тәпиләп кайтмый шул. Аны менә шулай, маңгай тирен чыгарып эшләп алырга кирәк. Г.Бәширов |