МАҢ и. кыт. 1) Киемнең күлмәк изүен матурлау, төймә тишекләре, чалбарның бил тирәсе яки балак очы кебек кайбер өлешләрен ныгыту өчен, эчке ягыннан куелган тар астар; әдеп. Маңның очын, төп тукымадан һәм маңнан ясалган киртләчләрне бөтенесен бергә машинада кайыйлар. Йорт эшләре

2) Тукымадан тегелгән әйберләрнең кырыйларын бөрү өчен бөкләп тегелгән урын, бөрмә. Җитез идем, җил идем, Җиде көндә бер ыштан тектем: Бавы бар да маңы бар, Җиде көнлек тагы бар. Такмаза



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә