МАНЬЯК и. гр. 1) Маниягә (1 мәгъ.) бирелгән кеше 2) Авыр ысуллар белән кеше җәзалаудан яки үтерүдән ләззәт тапкан явыз зат. Бичара әнисе кайда? Маньяк әтисе кайда? Г.Гыйльманов. И Алла, канга батып аңсыз яткан кешене мыскыл итәр өчен, бөтенләй җансыз-кансыз булырга кирәктер. Чит ил видикларын карый-карый, үзе дә маньякка әйләнгәнме әллә ул? Р.Габделхакова 3) күч. Нәрсәгә дә булса нормаль булмаган тартылыш, үзен-үзе белештермәс авыру дәрәҗәсенә җиткән һәвәслек тоючы кеше. Әйтергә кирәк, заманча сатып алу системасы – кредит карточкаларыннан файдалану – товар белән мавыгып китүне арттыра гына: акча янчыгы бушаганны «маньяк» абайламыйча да кала. Мәгариф |