МАНЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. ману. Гарнитур стенкасындагы алтынга манылган бәллүр белән савыт-саба гына да миллионнар торырлык монда! З.Фәйзи. Манылды күңел күкләре Шәфәкъләр кызылына. Искитми генә әсәрәм Дөньяның кызыгына. М.Галиев. Газиз, Мәрьямгә карый-карый, кара буяуга манылган пумала белән киндергә сызгалый. М.Маликова 2) Буялу, пычрану. Тагы шунысы күзгә ташланды: вискига манылган күлмәген алыштырып өлгергән иде [Ирфан]. Р.Мөхәммәдиев |