МАНЧЫЛУ ф. 1) кайт. юн. к. манчу. Төне буе чиккән кулъяулыгы күз яшенә манчылган. М.Галиев. [Яшь хуҗабикәнең] Озын керфекләре яшькә манчылдылар ---. Ш.Рәкыйпов

2) төш. юн. к. манчу. Һушына килгәндә, олырак яшьтәгесе пистолетын биленә тыккан һәм аның борын төбендә нашатыр спиртына манчылган мамык тотып тора иде. Р.Мирхәйдәров. Яшькелт, сары, аксыл мәрмәрдән салынган, алтынга манчылган һәйкәлләр, чәчәккә күмелеп утырган парклар үзенә бер илаһи дөнья тудыра. Т.Галиуллин. --- әгәр кәгазь урынына спиртка манчылган мамык куйсаң, ул озаграк яна һәм һаваны күбрәк җылыта ---. Кызыклы физика

3) Тузан, балчык, лай, кан һ.б.ш.га баштан аяккача буялу, пычрану, бату. Яртылаш лайга манчылган, номерлары гына түгел, ишек тоткалары да күренмәскә әйләнгән машина – яньчелгән канатлы «Запорожец» булып чыкты. А.Гыйләҗев. Юл буенда тузанга манчылган күкбашлар гына чагылып калгалый. М.Хәсәнов

4) Берәр төскә керү. Әллә инде шулай таң беленеп килә иде, әллә инде күзләрен баскан кан пәрдәсе аша бөтен тирә-юнь кызыл кара төскә манчылып күренде. З.Фәтхетдинов. Кызгылт сары төскә Манчылды җир-һава: Әллә нинди шомлы Ләззәт тула җанга. Л.Шагыйрьҗан. Тал песиләре дә алтынга манчылган, серкәчләре озынча һәм неп-нечкә. К.Тәхау

5) күч. Өртелү, берәр төсмер, кәеф, яңгыраш алу. Ап-ак теләк телиселәр килә Сез дусларның бары-барына. Күңелкәйләр манчылгандыр, ахры, Аккош күле аклыкларына. Г.Рәхим. Тормышчанлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, романтикага манчылган кайнар хисле фәлсәфә... Әсәр менә шушы яклары, шушы сыйфатлары белән күңелдә калган. Р.Низамиев. Рим үз хыялында туган, ал төсләргә манчылган романтик дөньяда яшәде. Т.Галиуллин

Манчылып бетү Бик каты манчылу; тулысынча манчылу. Ике дус кайтып бара. Балаклары балчыкка манчылып беткәне: – Эләгә инде! – ди. Ш.Галиев

Манчылып яту Манчылган хәлдә булу. Без тауга бераз мендек тә аксыл нурга манчылып яткан тигез алан үзәгеннән сулга борылдык. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә