МАНЧУ ф. 1) к. ману (1 мәгъ.). Мондагы баш әйләндергеч исләр, әйтерсең мич алдында әниең пешергән кайнар коймакны эретелгән атланмайга манчып ашыйсың! М.Мәһдиев. --- шашлык өчен туралган суганын, яшь сарык ите телемнәрен шәраб серкәсенә манчыды, шашлык кыздыру өчен, мангалны һәм шампурларны барлап куйды, шулай да вакыт бик акрын узды. Р.Мирхәйдәров. Карт, укытучы сүзен ишетмәгәндәй, эчкән чәенә өрә-өрә, шакмаклы шикәрне чәенә манчып, авызында җебетте. Х.Ширмән

2) күч. шигъ. к. ману (3 мәгъ.). --- Казлар кайта, казлар китә, Болытларга канат манчып, Казлар нидер яза күккә. Х.Әюп. Нарат пумаласы омтыла да өскә, Күк капусын ясый манчып яшел төскә. Р.Зәйдулла. Кояш офыктан дүрт бармак биеклеге генә өстәрәк, әледән-әле биек йортлар, агачлар артында югалып тора да тагы күзгә күренеп ала, ерактагы урман башларын алтынсу төскә манчый ---. Х.Ширмән

3) күч. шигъ. к. ману (5 мәгъ.). Бүген исә социализм «шинеленнән» чыккан байтак бәндәләр аны эт итеп сүгә, карага манчый. Р.Низамиев

4) күч. Үтерү, дөмектерү. Барысын рәттән дер селкетәләр, абруйга, дәрәҗәгә карап тору бетте, караклыкның изге кануннарын, тәртип-кагыйдәләрен бар дип тә белмиләр. Ул гынамы, үз иптәшләрен тотып манчыйлар. Р.Мирхәйдәров

5) күч. Эчү, җибәрү, салу. – Давай, манчы, – диде Гайфи, тустаганны Сөнгатькә таба этеп. Аманулла

Манчып алу Бер мәртәбә генә, кыска вакытка гына манчу. Ал кояшның соңгы нурларында Коенып йөзә болыт төркеме, Шәфәкъ шәүләсеннән кызарганга, Канга манчып алган шикелле... М.Җәлил. Утыртыр алдыннан, 4 – 6 бөрегә кадәр [розаның] очын кыскарталар һәм тамырын кызыл балчык һәм сыер тизәгеннән ясалган сыекчага манчып алалар. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә