МАНУФАКТУ’РА и. лат. 1) XVI йөздә Көнбатыш Европада барлыкка килгән, хезмәт бүленешенә һәм һөнәрчелектәге кебек кул техникасына нигезләнгән капиталистик җитештерүнең эре машина индустриясенә кадәрге формасы. Гади кооперация белән чагыштырганда мануфактураның өстенлекләре хезмәт бүленешеннән гыйбарәт. Политэкономия. Капитализмның мануфактура чоры

2) Текстиль эшләнмәләр җитештерә торган фабрика

3) иск. Текстиль эшләнмәләр, төрле тукымалар, кызыл мал. --- Вәсимәдән ул үлеп тә көнләште: аның кебек чытыр ак халат киеп, мануфактура кибетендә сатучы булып эшләргә иде менә. Г.Ахунов. Бер байның мануфактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшләсә дә, аның [Һ.Такташ] күңелен матурлык һәм илаһилык күрке әдәбият, шигърият үзенә тарта. Т.Галиуллин. Хезмәтче егет тә йөз солдат белән ике йөз метр мануфактура, күп итеп азык-төлек алып юлга чыгып китә. Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә