МАНУ ф. 1) Сыек яки порошоксыман матдәгә тидерү яки батыру. Бер-береңә эчтән янап, ананас, тавык ашап, Балеар утрауларында ясалган мәшһүр шәраблар эчеп утырырга мөмкин; бер-береңә ихтирамың ташыган хәлдә хозур кылып, тозга манып мич бәрәңгесе ашап, такталы кытай чәе эчеп утырырга мөмкин... М.Мәһдиев. Кунак ипине сул кулы белән бер кабарлык сындырып, тозга манып бер уртлады. Г.Тавлин. Һәр алманы карамельгә манып алып, карамельнең артыгы агып төшкәнен көтәбез. Сөембикә 2) Юешләү, чылату. Аннан инде табага урнаштырып, --- мичкә тыгар алдыннан гына, каз каурыеннан ясалган таба канатын йомыркага манып, пәрәмәчнең өстен майлыйсы. М.Мәһдиев. Каурыйлары каләм икән, Манар карам – йөрәк каным. Рәшит Әхмәтҗанов. Пәкене суга маныгыз да яфрак, сабак, тамыр, чәчәк, җимеш, орлык кисәкләреннән юка гына катлау кисеп алыгыз. Робинзон эзләреннән 3) Буяу; әйберне берәр төскә кертү өчен, аны төс бирә торган матдәгә батырып тору, аңа буяу сеңдерү. Карага манган киндер күлмәк, шуның өстеннән кызгылтрак чикмән кигән бу. З.Зәйнуллин. Күрәсең, кәнизәкләр көне буе шәл манганнар, өйдән буяу исе таралып бетмәгән әле. Р.Зәйдулла. Шомырт агачының кабыгы белән тукымаларны яшел яки кызыл көрән төскә маналар. --- Наратбашка ачуташ кушып, йонны соры төскә маналар. Робинзон эзләреннән 4) к. йөгертү II (1 мәгъ.). Заһид беләгендәге алтынга манган сәгатькә карады. А.Расих. --- Сакаллы реставраторлар буясын кыйммәтле буяуларга чиркәү ташларын, мансыннар гөмбәзләрен алтынга!.. Р.Фәйзуллин 5) күч. шигъ. Берәр төс өстәү, шул төскә кертү, шул төс белән өртү. Зәңгәрсу эңгергә төренә башлаган бакчага, наратларның очын алсулыкка манган шәфәкъ нурларына карады. М.Маликова. Офык йөзен нурга манып ал таң атачак. Ә.Синугыл-Куганаклы. 1954 нче елның көзе дөньяны алтын төсләргә манып маташкан көннәрнең берсендә --- никах укыттылар. З.Хәким 6) күч. шигъ. Билгеле рух белән сугару, төсмер бирү, нюанс бирү, өртү. Кайбер әсәрләрдә --- юмористик хикәяләргә генә нигез булырдай вакыйгаларны чын драматик буяуларга манып сурәтли бирдек. Л.Ихсанова. Дан димә син, мал димә син, Төкереп бир барына. Тынмасын саз, җырларың яз, Манып йөрәк каныңа. Р.Вәлиева. «Укучы арымасмы?» – дип, хакыйкатьне тагын иннек-кершәнгә манып күрсәтә башлыйкмы? Р.Низамиев. Гомернең таңында ук мандык Хыялны алсуга... Ә дөнья – Утларда... Янганга без яздык! Р.Гатауллин 7) күч. Бик каты сугу; берне бирү, сылау, кундыру. Ак әфисәр кинәт ап-ак булды, Нидер ырылдады һәм, кизәнеп, Йодрык белән манды әсиргә. Ә.Рәшит Манып алу Кыска вакытка гына, тиз генә, бер тапкыр ману. Эссе. Бөркү, һава җитми. Швабраны сабынлы суга манып алам да палубаны ышкыйм. М.Юныс. Походка чыгар алдыннан, шырпыларны берәм-берәм эретелгән балавызга яки парафинга манып алырга һәм, алар кипкәч, тимер гильзага яки калын пыялалы кечкенә генә банкага тутырып, бөке белән ябып куярга мөмкин. Робинзон эзләреннән. Һәр кискән саен пычакны (үсемлекнең сәламәт яки авыру булуына карамастан) сыек формалин эремәсенә манып алалар. Яшелчәчелек Манып кую Бер тапкыр ману; алдан ук манып әзерләү Манып чыгу Рәттән барысын да ману |