МАНТЫЙКСЫЗ с. 1. Мантыйгы булмаган; мантыйкка нигезләнеп эшләнмәгән. Нәрсә бу: кыланумы, әллә кыз баланың әхлакый этикеты белән хис-тойгыларының үзара көрәшеме? Әллә алогизмга корылган логикамы, ягъни, үзебезнең телдә әйтсәк, мантыйксыз мантыйкмы? Н.Әхмәдиев. Димәк, әсәр авторы үзара бәйләнешсез, эчке мантыйксыз нәрсәләрнең һәммәсен бергә тутырган. Х.Миңнегулов 2. рәв. мәгъ. Мантыйкка нигезләнмичә, мантыйкка буйсынмыйча |