МАНТЫЙК и. гар. 1) Логика; дәлилләү һәм инкяр итү ысуллары турындагы фән. Төп чыганагы Платон һәм Аристотель әсәрләренә кайтып кала торган бик борынгы бу мантыйк китабын Фәтхулла хәзрәт кенә түгел, Фатихның бабасы һәм әтисе дә тырышып «кимергәннәр» иде. И.Нуруллин. Мансур Ибраһимович быел тагы алар төркемендә укыта икән... Бу юлы логика – мантыйк – фәненнән керә. Х.Ширмән

2) Фикер йөртүдәге эзлеклелек. Укучыларның иншаларында мантыйк эзлеклелеге бозылу – иң еш очрый торган җитешсезлек. Л.Гыйлаҗева

3) иск. Схоластика. Ул күптән мәдрәсәләрнең мантыйк оясы булуыннан зарлана. Ф.Әмирхан. Мәдрәсәдә мантыйк укуга каршы забастовкаларда катнаштым. Г.Алпаров. Мин мәдрәсәдә укыганда, мантыйк буенча дәрес бирүче хәлфә теңкәмә тиеп җәфалаган ие. Р.Вәлиев

Мантыйкка сыймау Мантыйксыз булу, мантыйк кагыйдәләренә туры килмәү. Батый ханның башта шәһәрне юкка чыгарып, аннан соң шул ук урында үзенең ставкасын төзү турындагы карары һичнинди мантыйкка сыймый, минемчә. Ф.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә