МАНТЫЙ и. кыт. Токмач камырына охшаш камыр эченә ит һәм суган (кайвакытта бәрәңге) салып әзерләнә һәм парда пешерелә торган ризык. --- быел да бәрәңге пәрәмәче ашарга кайтмассың, ахрысы. Әллә чиннарның мантыйсы татар пәрәмәченнән тәмлерәкме? Г.Бәширов. Биш минут та үтмәде, Мәүлидә мантый салынган кечкенә табак алып керде. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә