МАНТУ I ф. сөйл. 1) Физик яктан сәламәтләнү, савыгу, тазару, рәтләнү, хәлләнү. Ил, мантырга теләмәсә, халкыннан дошман эзләр. Р.Фәйзуллин. Имәннәр суыктан шартлап ярылды, яз буе мантый алмыйча, җәй башында гына яфрак ярдылар. К.Тәхау. Гөлүсә үзенең әтисен белми. Сугышта алган яраларыннан мантый алмыйча, ул бишектә вакытта ук үлеп киткән. Г.Сабитов

2) Тиенү, үзеңдә булдыру, җиткерү. Әүвәл заманнарда шикәргә, чәйгә мантымый газап чиктеләр. Р.Мөхәммәдиев

3) Яңа урынын ошату, яраклашу, әйбәт кенә үрчеп китү. Мәләкәстән кайткан бу асыл сөяк сыерның нәселе, ни хикмәттер, безнең Яу тирмәдә мантый алмый, икенче, өченче буыннан ук акрынлап ваклана башлый. Ә.Еники. Саксавыл нинди әрсез агач инде югыйсә, ул булып ул да рәтләп мантый алмый Мангышлакның өстәл кебек тигез күкрәгендә. Г.Тавлин. Суер беткәч, төклетура үрчи башлады. Ә төклетура бал кортын ашый. Суер булмагач, умарта асравы кыенлашты. Корт мантымый. М.Юныс

4) Эш, тормыш уңай якка үзгәрү; уңу, оту, уңышка ирешү. Ашыккан кыз кияүгә барса да мантымас. Мәкаль. Моңарчы әле Шәйморат абзагыз белән дошман булып берәүнең дә мантыганы юк. Р.Төхфәтуллин. Хәзер зимагур Хәйдәр кызганыч бер бәндә иде аның өчен. Бичара, шәһәр арты шәһәр алыштырып та әллә ни мантымаган икән. Идел

5) Матди яктан хәлләнү, аякка басу, баеп китү. Һич мантымады кесәләр, Тулып тормады бер дә; Шунда кереп уйнамаса, Урын беткәндер җилгә! Х.Әюп. Тулай торактагы бөтен буш шешәләрне миңа калдыралар. --- Ләкин аның белән генә мантып буламыни? М.Маликова. --- ниндидер яңа юридик затлар оешып, салым органнарында теркәлгәннән соң, үз эшчәнлекләрен башлап җибәрә, ә кайсылары, мантый алмыйча, банкротлыкка чыга, ягъни тарала. Мәдәни җомга

Мантып китү Билгеле бер моменттан алып хәлләнә, байый башлау. Аннан соң кинәт мантып китте, хәзер кызымның буе җитәрлек түгел инде... М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә