МАНТО и. лат. Иркен, гадәттә мех, хатын-кыз пальтосы. Секретарь исә мантосын бик саклык белән генә, эч ягын әйләндереп элеп куйганнан соң, вак-вак кына атлап, директор кабинетына кереп китте. М.Хәсәнов. Әйтергә кирәк, кеш тиресеннән хатын-кыз туннары һәм мантоларын бик сирәк тегәләр. Җитмәсә, җиңгәң дә назланыбрак тора соңгы вакытта. Манто сорады ---. Ф.Баттал. Мин саксон фарфорлары белән ас мехыннан тегелгән манто кебек әйберләргә алданучы арзанлы мещанка түгел. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә