МА’НТИЯ и. гр. 1) Патшалар, чиркәү әһелләре, кайбер илләрдә судья, адвокат, академия яки гыйльми җәмгыять әгъзасы кебекләр кия торган киң озын плащ сыман тантаналы кием. [Профессорларның] Башларында киң читле кәләпүш сыман кара атлас ермолка. Өсләрендә озын итәкле, киң җиңле кара мантия. Җ.Фәйзи. Беренчеләре, имән кафедра артындагы чем кара мантиягә төренгән мацитайска ияреп, Лютерның катехизисларын укый. Җ.Тәрҗеманов. Ат өстенә сенатор мантиясе ябып, ул [Калигула] аны сенатка алып килгән, һәм тегесе Римның атаклы патрицийлары белән бергә яңа законнарны «тикшергән». Кызыклар дөньясында 2) зоол. Кайбер умырткасыз хайваннарда: моллюсклар, мыегаяклылар һ.б.ш.да бөтен гәүдәсен яки бер әгъзасын каплаган тире катлавы, ябынча. Моллюскларның характерлы органнары – мантия һәм аяк. Зоология. Су өстенә күтәрелеп, әкәм-төкәм тәненең ян-ягында урнашкан сулыш тишемен ача һәм стенкалары мантиядән ясалган киң үпкә куышлыгына һава ала. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Кабырчык матдәсен тиренең арка җыерчыгыннан ясалган мантия күзәнәкләре бүлеп чыгара. Биология 3) геол. Җир шары күләменең 83 % ын алып торган, Җир кабыгы һәм Җирнең төше арасында урнашкан катлау. --- вакытлар үтү белән, бу таулар да акрынлап таркалган, җир тәненә, мантиягә бата барган. Кызыклар дөньясында. Кабык астында мантия – Җирнең бик тыгыз һәм нык кызган өлеше урнашкан. Галәм. Җир. Кеше. Чагыштырмача күптән түгел генә Җир кабыгы һәм аның астындагы мантиянең иң өстәге каты катламы тоташ түгел, ә аерым кисәкләрдән торганлыгы билгеле булды. Табигать белеме |