МА’НСИ и. Угро-фин телләре группасыннан Ханты-Манси автоном округында яшәүче халык һәм шул халыкның бер кешесе. Уб елгасы буйлап ирле-хатынлы мансилар бара икән. Т.Әйди. Биредә, Конда елгасы буендагы аланда, әүвәл җиде-сигез йортлы гына манси авылы була. Ф.Мансуров. --- бу каберлектә X гасыр ахырында ерак Урал якларыннан Кама елгасы буйлап күчеп килгән угор телле халыкларның бер вәкиле күмелгән (угор телле халыкларга хантлар, мансилар һәм венгр-маҗарлар керә). Ф.Хуҗин |