МАНО’МЕТР и. гр. Сыеклыкларның яки газның басымын үлчәү өчен махсус прибор. --- көчәнә торгач, пар басымын тиешле атмосферага күтәрдем. Манометр угы кызыл сызыкка җиткәч, көчкә сөйрәлеп, ком тартмасы янына килдем. М.Юныс. Двигательнең һәм электр җиһазларының эше турында манометр, термометр, амперметр, ягулыкның күләмен күрсәткеч мәгълүмат бирә. Тракторлар һәм автомобильләр. – Профессор, – дип куркынып кычкырып җибәрә Самохвалов кинәт кенә, – минем кислород баллонымда басым кими! Манометрга карагыз әле. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә