МАННЫЙ и. рус 1. Бодай бөртегенең үзәгеннән генә ясала һәм туклыклылыгы ягыннан иң кыйммәтле санала торган, сөт төсендәге бик вак бөртекле ярма. --- бүлектә беркем дә ашый алмый иде, уйлап карагыз инде: салкын манный, аны Нью-Йорктагы махсус компаниядән сатып алалар әле, кайчан ясалганын беркем дә белми. Н.Измайлова. Иртән бакчада манный боткасы бирделәр. Ш.Галиев. Ул, баласын итәгенә алып, манный боткасы ашата башлады ---. Р.Зәйдулла 2. с. мәгъ. Шундый ярмадан әзерләнгән. Балага манный ботка пешергән идем, шуны ашатып алыйм әле. Т.Гыйззәт |