МАНМА с. 1. Нык чыланган, юеш. Балаклары чыктан манма булган чалбарымны ботакка элеп, инде урынга авам дигәндә генә, кулыма сабаклы җиләк бәйләме тиеп китә. М.Галиев. Өсте манма булган, битендә тамчылар ялтыраган Бикташны күреп елмайды [Әхсән]. М.Маликова 2. рәв. мәгъ. Юп-юеш булганчы, суга манган кебек. Репетиция вакытында балет артистларының кулларындагы сөлгеләр манма чыланган була. М.Маликова. Тагын шулай манма чыланып, андый ташу сулары аша берничә тапкыр чыгарга туры килде. М.Хафизов ◊ Манма су Бик нык, суга тыгып алган кебек юешләнгән, чыланган. Көн саен явып, бөтен киемнәрне манма суга әйләндергән яңгыр кичкә таба туктады. Казан утлары. Садыйкка бу ышыклыкта хәл җыярга да мөмкин үзе. Аның өсте манма су, тешләре тешкә бәрелә. Ш.Рәкыйпов. Чокырдан көчкә чыгып, өс-башымны капшадым – манма су. Г.Тавлин. Манма су булу Бик нык, суга тыгып алган кебек юешләнү, чылану. Манма су булган киемнәрне киптерергә мунча ягып җибәрдек. А.Хәсәнов. --- [Билал] барыбер манма су булды, тик моңа тамчы да уфтанмады, чөнки барыбер көне җылы, матур иде! М.Вәлиев. Ул да манма су булды. Теше тешкә тими. С.Поварисов. Манма суга бату к. манма су булу. Уянганда, Зыя манма суга баткан, ... йөрәге бөтен тәнен дерелдәтә иде. Г.Ибраһимов. [Җәүһәрия белән Харис] Икәүләшеп егылдылар, манма суга баттылар. М.Маликова. Манма суга төшү к. манма су булу. Яңгыр астында манма суга төшкән ана, аяк астындагы пычракны да абайламыйча, кызының тавышы килгән якка йөгерде. Г.Тавлин. Манма тир булу Бик каты тирләү. Йөгереп, манма тир булганнар иде, хәзер менә тән буйлап салкын тәпиле бөҗәкләр чабыша башлады, аннары тешләр тешкә тиеп калтыратырга ук тотынды. Р.Вәлиев. Манма тиргә бату к. манма тир булу. Без манма тиргә батып чәйләп утырган арада, эңгер-меңгер булып куя. А.Хәсәнов. [Сәфәргали] манма тиргә баткан айгырда, тарантас түренә кырын ята биреп, авыз эченнән нидер җырлагандай итеп кайтып [керде]. Ф.Хөсни. Үзе манма тиргә баткан, тәненнән кайнар пар бөркелә [пошиның]. Р.Мөхәммәдиев. Шулай манма тиргә батып, саташып уянып китте ул. Г.Гыйльманов. Манма тиргә төшү к. манма тир булу. Бер җирдән икенче җиргә атылып йөргән Степан инде үзе дә манма тиргә төшкән. М.Шабай. Аның аяклары көчкә сөйрәлде, алҗудан күз алдында утлы боҗралар биеде, манма тиргә төште. Г.Тавлин |