МАНКОРТ и. 1) Ч.Айтматовның «Бер көн – бер гомер» романында китерелгән, үз әнисен танымаган легенда герое. Халык үзенең тамырыннан, тарихыннан, әдәп-әхлак, тәрбия эшенең нигезе булган әдәбияттан аерыла. --- Чыңгыз Айтматов әйткән манкортка әверелә. Т.Галиуллин 2) күч. Телен, динен оныткан, милләтен санламаган, бары үз мәнфәгатьләре өчен генә яши торган кеше. Милли манкортларга көн юк «Идегәй»ләр кайтканда! Р.Фәйзуллин. Бетәсе түгел шымчың да, зобани вә манкортларың, Төшләргә кереп алалар рэкетирларың котларым. Ә.Синугыл-Куганаклы. Манкортларга Әйләндекме әллә инде без? – Төбәбрәк бер карагыз әле Көзгеләргә, Булса көзгегез!.. Х.Әюп |