МА’НИЯ и. гр. 1) Психиканың күтәренке кәеф, артык хәрәкәтчәнлек, күп сүзлелек белән характерланган авыру халәте. Әхмәтнең рухында яңадан бер маниягә юл ачылган иде: ул [үзен] үтерүләреннән курка башлаган иде. Г.Газиз

2) күч. Гадәттән тыш көчле омтылу, теләк. Хакимияткә менгән кешеләр арасында сату-сатылу, ялагайлык – гадәти хәл. Шул юл белән алар үзләренә байлык туплый, шөһрәт казана. Шуннан үзләрендә бөеклек, хакимдарлык маниясе башлана. З.Фәйзи

3) күч. Берәр шөгыль белән артык мавыгу, нәрсәгә дә булса чиктән тыш һәвәслек, бирелгәнлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә