МАНИФЕСТ и. лат. 1) Дәүләт җитәкчесенең яки югары власть органының гадәттән тыш әһәмиятле вакыйга уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итеп чыгарган акты. Забастовка, митинг, демонстрацияләр ешая. 17 октябрь манифесты да бу дулкынны туктата алмый. И.Нуруллин. --- патша манифестыннан соң (анда вөҗдан иреге турында маддә була) яңа керәшеннәр күпләп-күпләп ислам диненә кайта башлыйлар. Р.Зәйдулла. Падишаһ хәзрәтләренең манифесты илә иреккә җибәрелүенә карамый, үз артыннан һәр көн эзәрлекләп йөргәннәрен күргәч, [Г.Исхакый] Казаннан китәргә мәҗбүр булган. Вакыт

2) Сәяси партиянең яки иҗтимагый оешманың эшчәнлегендә йөз тоткан юнәлеше, торган платформасы, төп принциплары һ.б.ш. турындагы мөрәҗәгате, декларациясе, программ документы. Коммунистлар партиясе манифесты

3) Әдәбиятта, сәнгатьтә берәр юнәлешнең, язучылар яки рәссамнар төркеменең иҗат принципларын чагылдырган, аларны аңлаткан белдерүе, игъланы; шул юнәлешнең үрнәге булып исәпләнерлек әсәр. Шигырь бәйрәмнәрендә колачын җәеп, яшьләрнең җан манифесты булырлык романтик шигырьләрен мәйдан өстенә очырды [Р.Гаташ]. Н.Хисамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә