МАНИПУЛЯ’ТОР и. фр. 1) Кулындагы төрле гади әйберләр белән оста манипуляция ясаучы цирк артисты, фокусчы, иллюзионист

2) махс. Авыр яки куркыныч шартларда кешене алмаштыру өчен файдаланыла, оператор идарәсе белән яки автомат рәвештә программалаштырылган хәрәкәтләрне үти торган механизм. Ул [астроном] безне чолгап алган миллиардларча яктырткычлардан бер дистәдән дә кимрәк объектларга гына космик аппаратларның манипуляторлары белән орына һәм телекамера «күзләре» аша күзәтә ала. Галәм. Җир. Кеше

3) Аферист, хәйлә остасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә