МАНИКЮРЛЫ с. 1) Маникюр (1 мәгъ.) ясалган. Аның булганлыгына, чибәрлегенә сокланып торам. Тырнаклары да маникюрлы икән. Җ.Фәйзи. Рәмзия ханым өстәлдән күз явын алырлык китапны күтәрде, маникюрлы нәфис бармаклары белән актара-актара, әле бер, әле икенче сурәтне аңлатырга кереште ---. Ф.Баттал 2) Маникюр (2 мәгъ.) белән капланган. Аның пешкән чия төсендәге маникюрлы бармаклары пыяла савыттагы йолдызларга кушылып китте. М.Вәлиев |