МАНИКЮР и. фр. 1) Кулларга махсус ванналар, массажлар ясау, кремнар сөртү, тырнакларны чистарту, шомарту, лак белән буяу һ.б.ш. процедуралар. --- [кыз] кечкенә сумкасыннан тегүчеләр үлчәве белән маникюр кайчысын чыгарды. Җ.Фәйзи. Чүпли башласаң [тигәнәкне], бармак битләрен калдырмый инде бу, маникюрны ды бозып бетерер. Р.Төхфәтуллин. Чәчтарашханәдән кайтып тормады, матурлык салоннарында маникюр, педикюр ясатты ---. Сөембикә

2) Тырнакларны буяу, матурлау, ялтырату, озайту һ.б.ш. өчен кулланыла торган материалларның гомуми исеме. Гадәттәгедән озын куллар һәм бармаклар... Маникюр каплаган тырнаклары ул бармакларны тагы да озынайта иде төсле. Ә.Гадел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә