МАНЗАРА и. гар. 1) Билгеле ноктадан күз алдында ачыла торган панорама, табигать күренеше, пейзаж. --- Бәлки, син дә елыйсыңдыр читтә Охшаш манзаралар күзәтеп... Ф.Гыйззәтуллина. Урман аша чыгып, биек тау башына баскач та шундый манзара ачыла! И.Иксанова. Хәлим, үзен-үзе белештермичә, җәһәт кенә сикереп торды һәм… алдындагы сәер манзараны күреп, тәмам телсез калды… Г.Гыйльманов 2) Берәр очрак, хәл, күренеш, вакыйга. Капитан Курбатов --- сораулары тыңлап торучыларга «тыныч булыгыз, гомеремдә минем моннан да көчле томаннар күргәнем бар, моннан күпкә катлаулы манзараларга юлыкканым бар, озакламый яктылыкка чыгабыз» дигән юату булып яңгырый. М.Юныс. Су читендә калган туристлар да хәйран калып күзәтә иде бу манзараны. Р.Мөхәммәдиев 3) Берәр эш-хәлнең, вакыйганың асылы, тулы картинасы. --- кечерәк кысага утырту гына зур манзараның асылын үзгәртә алмас, дип ышанасы килә. З.Фәтхетдинов. Манзара тагын да аныклана төшсен өчен, Болгар иленең монгол яулары алдыннан нинди җирләрне үз эченә алуын искә төшереп китик. Ф.Хуҗин 4) иск. Спектакльдә пәрдәнең чагыштырмача мөстәкыйль, логик яктан төгәлләнгән аерым бер кисәге, картинасы; гомумән, әсәрдәге бер эпизод, күренеш. Үзенең укыган нәрсәләрен уйларга, үзенең театрларда күргән манзараларын күз алдына китерергә тотынды, анда да искитәрлек бернәрсә дә таба алмады. Г.Исхакый. Төп персонажларның берсе --- вагоннан сикереп гомерен чикли. Шәхси мин үзем, әлеге манзараны уйлап, авторның гомумиләштерү көчен күрәм. Б.Камалов |