МАНЖЕТ и. фр. Күлмәк, куртка кебек киемнең җиң очы, җиң очы кайтармасы. Ул зыялыдыр, беләмсез: мәгърифәт, хикмәт сата; Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә – ак яка. Г.Тукай. 1903 елга таба ул, мәдрәсәдән тыштагы мәдәни мәҗлесләрдә катнашу өчен, костюм, ак яка, манжетлар, галстук, бант, штиблет булдыра ---. И.Нуруллин. Ак манжет, яка һәм галстук – болар [кадимчеләр] өчен кирәксез бер муенчак. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә