МАНЁВР и. лат. 1) хәрби Сугышчан хәрәкәтләр барышында хәрби көчләрнең стратегик, оператив яки тактик максатларда оешкан төстә яңа юнәлешкә, районга күчүе. Хәзер Днепрны кичеп, Жлобинга таба кузгалырга кирәк. Паника тудырырга! Манёвр ясый-ясый гел алга барырга! Ш.Рәкыйпов. Инде манёврга киткән батальоннар да күптән күренмәс булды, аяклар кайнар суга тыккан шикелле кызышты, бөтен тәннән пар күтәрелә башлады. Р.Вәлиев

2) манёврлар күпл. Гаскәрнең яки флотның сугыш шартларына якынлаштырылган обстановкада тактик өйрәнүләре. Капитан кая барырга икәнне яхшы белә: сугыш алды елларында шушы җирләрдә манёврларда катнашкан икән. З.Зәйнуллин. Дөрес, манёврлар уен кебек, ләкин алар – Зур җиңүгә бару юллары. Һ.Такташ. Манёвр сугышында фронт сызыгы йөгерек ат тизлеге белән үзгәртелгәнлектән, тирә-яктан күзне алмыйча карап торабыз. Ш.Усманов

3) махс. Тимер юл станциясендә, поездлар төзү өчен, вагоннарны юлдан юлга күчереп йөртү. Еракта салмак төстә завод гүли, манёврда йөргән паровоз кычкырта. Ш.Рәкыйпов. Биек таш койма артында, тау-тау товарлар арасында, манёвр ясаучы паровозлар чабыша. М.Юныс. Шул манёвр аркасында ул 36 вагонны үз поездына һичбер зарарсыз китереп орындырган. Кызыклы физика

4) Хәрәкәт юнәлешенең үзгәреше, курс алмашыну (корабль, самолёт һ.б. тур.). Шунысы да күзгә ташланды: әйтерсең ул [лоцман] бу корабны берничә ел күзәткән, аның гадәтләрен, мөмкинлекләрен, манёвр ясау параметрларын – барысын да ныклап алдан өйрәнгән. М.Юныс. Кайсысы яхшырак: төшүне планлаштырып, шуның үтәлүе яхшыракмы, --- манёвр ясап карау яхшыракмы – монысын әйтүе кыен әле. Галәмгә юл

5) күч. Оста хәрәкәт. Зоология-анатомия белгечләре канатлар хәрәкәте механизмын, мускул двигателе механизмын һәм очучы умарта кортының манёвр ясавын тәэмин итә торган җиһазның детальләрен тулысы белән язып күрсәттеләр һәм аңа анализ ясадылар ---. Урман аптекасы. --- рульдәге кеше нигәдер бик сак кылана, хәтта машинасы ясаган шушы манёврга да ниндидер зур факт итеп карый, үзенчә борчылу-кайгырту күрсәтә иде. Р.Мирхәйдәров

6) күч. Хәйлә; хәйләләү, алдау максаты белән кулланылган алым. Искәндәрнең бу манёврын барысы да беләләр. Бу аның актив арасындагы оппортунизм җәясен тартып карау манёвры иде. Ф. Сәйфи-Казанлы. Ләкин сугышчан манёврны бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан ук уйлап килгән шома егет --- кызга аңына килергә ирек бирмәгән. М.Маликова. Аннары җайлап манёврга күчтем: – Әти, дим, әти, авылга кайчан кайтабыз? Д.Галимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә