МАНЕ’РА и. фр. 1) Үз-үзеңне тоту рәвеше, үз-үзеңне тотудагы үзенчәлек, кыланыш, гадәт. [Хөснетдин] ике-өч ел гына элек солдатта булган икән. Әле дә аның кайсыбер кыланышларында андагы манералар күренгәли. Ш.Камал. Мин бары тышкы манералар һәм ялтыравыклар белән кызыксынганмын. М.Шабай. Затлы нәселдән булсаң да, затлы манераларга өйрәнмәгән килеш, ничек итеп патша кызына өйләнмәкче буласың син, ә? Р.Корбан 2) манералар күпл. Тәрбиялелек, әдәплелек, яхшы гадәтләр. Манералары, киенү рәвеше, тышкы кыяфәте, йөреше аның башка «даирә» кешесе икәнен күрсәтәләр, мондыйлар өчен хәтта классификация дә юк, чөнки алар кешеләр дигән төркемгә керми, бик-бик сирәк очрый торган сирәк экземплярлардан санала. Р.Мирхәйдәров. «Әйбәт бул!» Бу – әдәп, манера саклауны аңлата. Н.Измайлова 3) Билгеле кешегә генә хас булган берәр төрле үзенчәлек. Профессорлар Толстой һәм Сыромятников сөйләү манералары белән генә түгел, тышкы кыяфәтләре белән дә башка укытучыларыбыздан аерылалар. Җ.Фәйзи. Беренчедән, Рәшит Ваһапов җырларның үзенә, башкару манерасына килешеп торганнарын гына сайлап ала белә; икенчедән, кабатланмас башкаруы белән аны бары тик үзенеке генә итә ала. Казан утлары 4) Бер авторга хас нюанслар, характерлы алымнар, иҗади үзенчәлекләр җыелмасы. Журналның бөтен күтәренке-эстетик пафосы, әдәбият белән сәнгатьнең консолидациясенә омтылышы Г.Ибраһимовның шул еллардагы иҗат манерасына туры килә. М.Мәһдиев. Шушы ике хикәя үк әдипнең [Г.Исхакыйның] әсәрләренең тематикасына һәм язылыш рәвешенә (өслүбенә, манерасына) бик игътибарлы булуын раслый, безнеңчә. М.Хуҗин. Әлеге җыентыклары белән ул [Л.Шагыйрьҗан] үзен романтик рухлы, нечкә күңелле, хатын-кызларга гына хас үз язу манерасы, шигъри йөзе булган талантлы каләм иясе итеп таныта. Хәзерге татар әдәбияты |