МАНЕР и. сөйл. к. манера. Сөйләм теленнән беркадәр аермалы булган бу күренешләрне халыкның җырны беркадәр шигъри музыкальлеккә күтәрү, аны әдәби стильләштерү манеры дип карарга кирәк. Н.Исәнбәт. Кем белә, бәлки, рус-украин солдатлары белән аралашкан татар солдаты, аларның нинди дә булса көен отып алып, туган якларына кайткач, аны үз «манерына» җырлый башлагандыр. Җ.Фәйзи. --- ул мине инглиз манеры белән хәзерләнгән иртәнге ашны ашатмыйча җибәрергә теләмәде һәм кабинетына алып кереп китте. И.Тургенев |