МАНЕКЕН и. голл. 1) Кибетләрдә, витриналарда кием үрнәкләрен кигезеп кую, шулай итеп күрсәтү, реклама ясау өчен, кеше зурлыгында ясалган курчак. --- Маратның одеколон сиптермәячәген белгәч, [мастер] аны бөтенләй онытты, манекен белән эш иткәндәй, сүзсез генә кырды, промкомбинат шофёры белән генә ара-тирә уен-көлке сөйләшкәләп алды. М.Мәһдиев. Наташа исә витринага куйган манекен янына тукталырга ярата. М.Юныс. Тузан суыртырга тиешле минитрактор пыр туздырып үтеп киткәндә, халык төркеме манекенга әверелеп кала... К.Кәримов

2) Тегү эшендә киемне кигезеп кую, үлчәү, тарттыру һ.б.ш. өчен кеше гәүдәсенә охшатып ясалган калып, фигура

3) махс. Рәссамнар кешенең гәүдә торышын төрле хәлдә рәсемгә төшерү өчен файдаланган, кул-аяклары хәрәкәтләнә торган агач курчак

4) Гомумән, зурлыгы, авырлыгы, тыгызлыгы һ.б.ш. кеше гәүдәсенә охшатып эшләнгән, спорт, медицина, янгын сүндерү, милиция эшендә өйрәнү, төрле күнегүләр, экспериментлар ясаганда кулланыла торган курчак. --- Камалов --- шәһәрнең угрозыск начальнигын бер читкә чакырып алды һәм спортзалда көрәшчеләр, самбистлар куллана торган манекеннар бармы икәнлеген белеште. Р.Мирхәйдәров. Мәсәлән, без самавырлар, приказчик манекены торган бүлмәдә сәүдәгәр Лисенков тормышы белән танышканнан соң, кинәт кенә скафандр, ложементлар урнаштырылган «ябык космос»ка килеп керәбез... Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә