МАНЕЖ и. фр. 1) Атка атланып йөрү, ат өстендә күнегүләр башкару өчен шартлары булган махсус мәйданчык яки бина. Ташбай башкалар белән атлар тазартырга бара, ат өстендә йөри, манежда чаба иде. Ә.Айдар

2) Цирк аренасы. Тамашачылар кереп утыргач, тынычлангач, манежга, кап-кара костюм киеп, мин чыгам. З.Фәтхетдинов. Бер куплет шигырь язылуга, цирк манежындагы җәнлекләрне ымсындырган кебек, чикләвек алып, үз-үземне сыйлап куям. М.Гали. Дуров манежга үзенең бер дуңгызын яшелгә манып чыгарган. М.Маликова

3) Ветеринария учреждениеләрендә авыру хайваннарны карау, ярдәм күрсәтү, дәвалау процедуралары үткәрү өчен махсус җиһазланган мәйданчык. Рәхим ветеринария шифаханәсенә килеп җитте. Үз бүлмәсенә кереп, халатын киде һәм манежга чыкты. А.Расих. Амбулаториядә манеж, дәвалау процедуралары үткәрү бүлеге, аптека, дезинфекцияләү средстволары өчен склад була. Татарстанда терлекчелек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә