МАНДОЛИ’НАЧЫ и. Мандолинада уйнаучы музыкант. Мандолиначылардан оештырылган кечкенә генә оркестрга да җитәкчелек иттем. Җ.Фәйзи. Мандолиначы Миңнулла, сукыр скрипкачы Ибенәмин, шулар уртасында зәңгәрсу-кара күзлек кигән гармунчы Заһидулла утыра. Р.Низамиев. Мандолиначы димәктән, шагыйрьләр Муса Җәлил, Хәсән Туфанны, хәтта композитор Җәүдәт Фәйзине дә мандолина чиртергә Бабич өйрәткән булган. Мәдәни җомга |