МАНДОЛИ’НА и. ит. XVII гасырда Италиядә барлыкка килгән, гадәттә дүрт пар кыллы, плектр белән чиертеп уйнала торган музыка коралы. Миләүшә белән Вилдан туй сәяхәтенә чыктылар, хәзер берсе гитара, берсе мандолина чиертә торгандыр. Г.Әпсәләмов. Чәйдән соң, Сәрвәр мандолинада уйнады. А.Таһиров. Әй син, иске мандолинам!.. Моннан күп еллар элек Чирткән идем кылларыңны, Көй чыгачагын белеп... Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә